Әбекәем әйтә иде:
Балам, Алла сакласын.
Беркайчан да тормышыгыз
Дүрт аякка басмасын.
Дөнья малына кызыгып,
Артык дөнья кумагыз.
Нәфес бит ул шундый нәрсә,
Беркайчан да туймассыз.
Бар да җитте, булды диеп,
Адәм ди җиңел сулар.
Шул вакытта тез астына
Язмыш китереп сугар.
Кемнең канатын каерыр,
Кемнең баласын аерыр.
Кемнең исәнлеген алыр,
Кемдер мал-мөлкәтсез калыр.
Өч аякта, акрын гына,
Барсын ул үз көенә.
Дүрт аякка басмый диеп,
Беркайчан да көенмә!
Напишите ответ или комментарий